«Карга боткасы» бәйрәме

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Карга боткасы» дигән күңелле татар бәйрәме инде ничә ел дәвамында битараф калдырмый. Яз килү барысына да бәхет хисе бүләк итә. Безнең тәрбияләнүчеләр дә яхшы әзерләнделәр: җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, халык уеннары уйнадылар. Ә ахырда барысын да көтеп алынган «Карга боткасы» көтә иде. Балалар бик күп хис-кичерешләр һәм уңай тәэсирләр алдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International