Конкурс профессионального мастерства

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

Кожевникова Ирина Александровна социаль өлкәдә 2009 елдан бирле эшли. Аның вазифасына күп нәрсә керә: ул гаиләгә нинди социаль ярдәм кирәклеген билгели, социаль патронаж үткәрә, социаль хезмәт алучыларга социаль-педагогик, социаль-хокукый һәм социаль-медицина хезмәтләрен күрсәтә, үз компетенциясе кысаларында, балалы гаиләләргә социаль яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирә.

Моннан тыш, Ирина Александровна инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр белән индивидуаль яисә төркемле эш алып баруга юнәлтелгән программаларны һәм проектларны тормышка ашыра: өйдә тәрбияләнүче инвалид балаларның ата-аналарына мондый балаларны үз-үзенә хезмәт күрсәтү, аралашу, шәхесне үстерү күнекмәләренә өйрәтүдә ярдәм оештыра.

Кожевникова И.А. республика семинарларында, түгәрәк өстәлләрдә, конференцияләрдә катнаша, аларда социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәттәшләре арасында алып барыла торган эш турында докладлар белән чыгыш ясый, үз вакытында квалификациясен күтәрә. Алган белемнәрен ата-аналар һәм балалар белән эшләүдә һәрвакыт куллана.

Үзәк клиентлары белән аралашканда мәрхәмәтле, һәрвакыт объективлык күрсәтә, хезмәттәшләре белән мөлаем яхшы мөнәсәбәттә. Үз хезмәтенә намуслы булуы өчен күп тапкырлар мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Быел Кожевникова И.А. социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә һөнәри осталык бөтенроссия конкурсының республика этабында катнаша һәм «Кул эшләре әлифбасы» практикасын тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International