Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ольга Луб “Әйдәгез, аралашабыз” шөгыльләр өиклыннан «Робинзоннар» дигән дәрес үткәрде. 10 март көнне балигъ булмаганнарны реаль тормышта аралашуга мотивлаштыру максатыннан үткәрелгән чарада 7 бала катнашты.
Дәрес башында иҗади фикерләүне, игътибарны үстерү, эш мотивациясен саклап калу өчен активатор-күнегү үткәрелде. Резин тупны тапшырганда, катнашучылар «әфлисун» сүзенә мөмкин булган теләсә нинди билгеләмәләр бирделәр. Дәрес «Робинзон» күнегүе белән дәвам итте. Катнашучыларга алар кеше яшәми торган утрауда үзләрен ничек хис итүләрен күз алдына китерергә һәм тәкъдим иткән әйберләрдән үзләренә кайсыларын алулары турында сөйләргә тәкъдим ителде. Тренингта катнашучылар үз җавапларын якларга һәм дәлилләргә өйрәнделәр.
Соңыннан белгеч дәрескә «тере» аралашуның өстенлекләре турында мини-лекциягә йомгак ясады.