«Үзеңне кабул итү»

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

«Нәтиҗәле хезмәттәшлек» программасы кысаларында 11 март көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева 5 нче социаль участокта «Үзеңне кабул итү» дигән чара үткәрде. Үз характерындагы үзенчәлекләрне өйрәнү һәм билгеләү, коллективны формалаштыру этаплары, коллективтагы рольләрне бүлү максатыннан үткәрелгән чарада 8 балигъ булмаган бала катнашты.

 Дәрес «... кебек исәнләшегез» дигән уен – активация белән башланып китте. Шулай итеп, балалар катнашучылар белән элемтә урнаштырдылар, төркемдә эшкә керештеләр. Алга таба катнашучылар аларның һәрберсенең ни дәрәҗәдә уникаль булуын белү өчен «Өч хайван» күнегүен һәм «Комплимент» күнегүен үтәделәр. Анда һәркем башка катнашучылардан комплиментлар өлешен алды, шул рәвешле аңа башкалар ничек карый икәнен белү өчен башкардылар.

Очрашу ахырында «Тере анкета» үткәрелде, анда һәр бала үткәрелгән дәрескә карата үз фикерен әйтә алды: аңа нәрсә ошады, нәрсә авыр булды икәнен сөйлделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International