ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2021 ел
чәршәмбе

Кукмара районы «Тылсым» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре Ирина Матвеева, «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе»программасы буенча, өйдә социаль хезмәт алучы Н.Нәбиев һәм Р.Нәбиева белән дәрес  үткәрде. Дәрес өй шартларында «Ялгызлык күренеше белән көрәш» дигән лекция һәм әңгәмә формасында узды. Мондый әңгәмәләрне социаль хезмәткәрләр, үз карамагындагы кешеләргә үзләрен ялгыз һәм кирәкле булмаган кешеләр итеп хис итмәсен өчен, мөмкин кадәр ешрак үткәрәләр.

2021 елның  24 мартында   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Фән һәм технологияләр” елы кысаларында танып – белү дәресе узды.

Язгы каникуллар вакытында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр балалар китапханәсенә бардылар, анда балалар китабы атналыгына багышланган чаралар уза.

Экологик тәрбия булдыру максатыннан Арча тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Өмет чыганагы” тәрбиячесе Инна Нурмиева “Тере һәм терек табигать” дигән танып белү чарасы үткәрде.

Заманча технологияләр һәм виртуаль күңел ачулар заманында әти-әниләр әкиятләр уку турында бөтенләй онытканнар. Күп кенә заманча әниләр үз балаларына смартфоннар бирүне өстен күрә. Аппарат еш кына балага бер-берсен, остазын һәм хәтта укытучыларын алыштыра.

Үсеп килүче буында әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү максатыннан «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тематик көн узды. Үзәк директоры Татьяна Михайловна Муллаянова халык әкиятләрен укыды. Аннан соң башка белгечләр чыгыш ясады. Балалар бик теләп тыңладылар. Алар Чуковский, Пушкин, Тукай, Барто һәм башка күп кенә авторларның сихри тарихларына бик теләп чумдылар. Белгечләрдән тыш әкиятләрне әти-әниләр дә укыды. Уку рус һәм татар телләрендә барды.

Чара өч этапка исәпләнгән. Киләсе адым-курчак-марионеткалар кулланып әкиятләр уку.

«Баулы картлар һәм инвалидлар интернат йортында» социаль хезмәтләрне алучылар белән озак вакыт тәрбияләү системасы кысаларында сулыш гимнастикасы дәресләре уздырыла.

23.03.2021 елда «Забота» приютының шәфкать туташы Секалина Галина Анатольевна мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән сәламәт яшәү рәвеше буенча “Витаминнар барыбызга да кирәк, алар файдалы һәм мөһим” дигән темага дәрес үткәрде.

Дәреснең максаты - сәламәт булу ихтыяҗын тәрбияләүне дәвам итү.

Бурычлар - "витаминнар" төшенчәләре һәм алар булган продуктлар белән таныштыру.

«Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты»нда вак  моторика  өчен  кунегүләр даими рәвештә үткәрелеп килә. ЛФК кабинетында күп функцияле тренажер урнаштырылган.  Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар бу  бүлмәдә  һәр көнне шөгыльләнәләр. Әлеге шөгыльләр ярдәмендә социаль хезмәт алучыларның үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләте артуы һәм тормыш сыйфаты яхшыруы күзәтелә.

22.03.2021 елда«Забота»  приютының шәфкать туташы Секалина Галина Анатольевна  мәктәп яшендәге тәрбияләнүчеләр белән «Туклану режимы нигә кирәк?» дип исемләнгән сәламәт яшәү рәвеше  буенча дәрес  үткәрде.

Дәреснең максаты - файдалы һәм файдасыз  продуктларны танырга өйрәтү;

- сәламәтлек өчен файдалы продуктларны белергә;

«Рәхәт» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә «Балаларга елмаю бүләк ит» проектын тормышка ашыру кысаларында «Әкияттә кунакта» дип исемләнгән анимацион-ял чарасы үткәрелде. Үзәк белгечләре  «Шалкан» әкиятенә курчак театры күрсәттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International