«Рәхәт» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә «Балаларга елмаю бүләк ит» проектын тормышка ашыру кысаларында «Әкияттә кунакта» дип исемләнгән анимацион-ял чарасы үткәрелде. Үзәк белгечләре «Шалкан» әкиятенә курчак театры күрсәттеләр.
Чараның максаты булып балигъ булмаганнарның коммуникатив потенциалын арттыру, танып-белү белән кызыксынуны арттыру торды. Соңыннан балага әкият геройлары белән уйнау мөмкинлеге бирелде.