Экологик тәрбия булдыру максатыннан Арча тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Өмет чыганагы” тәрбиячесе Инна Нурмиева “Тере һәм терек табигать” дигән танып белү чарасы үткәрде.
Балаларга табигать һәм әйләнә-тирә мохит мәсьәләләре бик таныш һәм кызыклы. Алар барлык биремнәрне теләп башкардылар, сорауларга җавап бирделәр һәм табышмакларга җаваплар таптылар. Тере һәм терек булмаган табигатьне билгеләре һәм төрләре буенча җиңеллек белән классификациягә бүлделәр.
Тәрбияче сүзләренә караганда, экологик дәресләр балаларны мөстәкыйль танып белү ысулларына өйрәтә, табигатькә карата сакчыл, кайгыртучан мөнәсәбәт формалаштыра, табигать объектларына җаваплы мөнәсәбәт тәрбияли. Саф һавада йөргәндә, үзәктә тәрбияләнүчеләргә экологик тәрбияләү эше даими үткәрелә.