2021 елның 24 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Фән һәм технологияләр” елы кысаларында танып – белү дәресе узды.
Бу дәрес балалар һәм ата – аналарның техника тарихы турында күзаллауларын киңәйтү, Россиянең бөек галимнәре эшчәнлегенә уңай әхлакый бәя бирү максаты белән үткәрелде. Дәрес башында балаларга “фән” төшенчәсенә билгеләмә бирелде. Аннары презентация карадылар, аңлатмалар бирделәр. Балалар безнең чиксез шатлык, белем, иҗат һәм хыяллар дөньясын ачучы фән турында бик күп белделәр. Дәрес азагында “Предметны бел” дигән викторина үткәрделәр. Дәрес бик мавыктыргыч һәм кызык үтте. Чарада 20 кеше катнашты.