Әдәби викторина «Яраткан китап битләре буйлап»

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Язгы каникуллар вакытында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр балалар китапханәсенә бардылар, анда балалар китабы атналыгына багышланган чаралар уза. Китапханә хезмәткәрләре балалар өчен "Яраткан китап битләре буйлап" дигән әдәби викторина әзерләделәр. Башта балалар белән «Балаларга яраткан китапларыннан башка ак дөньяда яшәргә ярамый» дип исемләнгән күргәзмә-экспозициягә күзәтү үткәрелде. Аннан соң балалар янына әкият геройлары – Незнайка һәм Кар патшабикәсе килгән иде. Алар белән бергә балалар табышмакларга җавап бирделәр, «Исемеңне тулыландыр», «Зазеркалье» һәм әкият викторинасында катнаштылар. Тәрбияләнүчеләр вакытны күңелле һәм мавыктыргыч итеп үткәрделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International