2021 елның 22 мартында "Забота" приюты тәрбиячесе Якупова В.Т. 14 кеше составында булган мәктәп яшендәге балалар белән тәрбияләнүчеләрнең танып белү эшчәнлеген үстерү өчен шартлар тудыру максатыннан В.И.Абрамов исемендәге туган як музеенда булдылар.
Бурычлар: - музей турында күзаллау формалаштырырга; туган як тарихы турында тәрбияләнүчеләрнең белемнәрен киңәйтергә һәм тирәнәйтергә;
- логик фикерләүне, кызыксынучанлыкны үстерергә, чагыштырма анализ ясый белергә;
- туган якка мәхәббәт, ата-бабаларыбызга хөрмәт, район халкы өчен горурлык тәрбияләү.
24 март көнне Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Сарман муниципаль районындагы "Шәфкатъ" халыкка комплекслы социаль күрсәтү хезмәт дәүләт автоном учреждениесы" территориясендә квартал саен үткәрелүче социаль ярдәм алучыларны коткару һәм хезмәткәрләрнең янгын куркынычы вакытында үз-үзләрен тотышын тишерү өчен өйрәнүләр үткәрелде. Чаралар учреждение директоры тарафыннан расланган биш этапны үз эченә алган тренировкалар үткәрү планы нигезендә үткәрелде. Алдагы өч әзерлек этабы вакытында барлык категория хезмәткәрләрнең теоретик һәм гамәли яктан әзерлеге тикшерелде һәм объектны автоматик янгынга каршы саклау системасын тикшерү үткәрелде. Күнегүләрнең дүртенче этабында объектның актлар залында ясалма рәвештә янгын чыганагы оештырылды. Өйрәнүләр вакытында хәбәр итү системалары тикшерелде, ял итүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен тавышлы хәбәр бирү үзәгенен эшләү-эшләмәве, запас чыгу урыннары тикшерелде, янгын куркынычсызлыгы сак хезмәтенә янгынның вакытын, кайсы урында икәнен, оешманың адресын әйтеп хәбәр бирелде. Коткару буенча өйрәнү эшләре хезмәткәрләрнең һәм ял итүчеләрнең ишек алдында җыелуы белән төгәлләнде. Җитәкчелек тарафыннан өйрәнүләр тулысынча уңай яктан бәяләнде, хезмәткәрләрнең янгын булган яки янгын чыгу куркынычы килеп туган очракта мөстәкыйль карарлар кабул итү күнекмәләре, дөрес юнәлештә хәрәкәт итү һәм янгынны кисәтү яки бетерү буенча чаралар күрү – дөрес юнәлештә дип табылды. Янгынга каршы автоматлаштырылган система үз вакытында эшләде, алга куелган максатлар һәм бурычлар үтәлде.
2021 елның 24 мартында «Гармония» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге бинасында кешеләрне укыту-тренировка эвакуациясе үткәрелде.
23 март көнне Россиядә фән һәм технологияләр елы кысаларында Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә «Кулда кар эри» дип исемләнгән танып-белү дәресе узды.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көндезге булу бүлегенең социаль хезмәт алучылары һәр көнне скандинавия таяклары белән саф һавага йөрергә чыгалар.
2021 нче елның 23 нче марты көнне “Татарстан – минем горурлыгым!” программасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова 12 нче санлы социаль участокта балигъ булмаган балалар өчен «Минем шәҗәрәм» дигән дәрес үткәрде. Максат: балаларны гаилә кыйммәтләре һәм туганнарын һәм якыннарын берләштергән гореф-гадәтләрнең сакланышы турында күзаллауны тирәнәйтү, шәҗәрә белән кызыксынуны үстерү, үз гаиләңә карата мәхәббәт, әти-әниеңә карата хөрмәт тәрбияләү.
2021 елның 18 мартында Баулы районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Саитгараева Ләйсән «Гаилә» темасына сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче ата-аналар белән «Социаль ял итү» проекты кысаларында, «Татнефть» хәйрия фонды һәм АНОСЛОВ "Мин булдыра алам" фонды ярдәме белән төркемле дәрес үткәрде.
Шәһәр журналистлары кунакта
23нче март көнне Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 1 нче балалар сәнгать мәктәбе педагоглары Кириллова Н.М. һәм Вечтомова Л.А. глинотерапия буенча мастер-класс үткәрделәр, анда 12 бала һәм 5 олы кеше катнашты.
Педагоглар балаларга беренче язгы чәчәкләрне үрнәк буенча балчыктан ясарга тәкъдим иттеләр. Балчыктан әвәләп ясауны балалар гына түгел, өлкәннәр дә бик теләп башкардылар. Балчыктан әвәләп ясау вакытында балалар куллары, бармаклары белән эшлиләр, алар иҗат итәләр, уйлыйлар, хыялланналар һәм күз алдына китерәләр. Эшләнмәләр төрле, әмма бик матур килеп чыктылар.
Редис орлыгын утыртып, балалар беренче шытымнар кайчан барлыкка килүен түземсезлек белән көтә башладылар. Балаларга утырту да, су сибү дә кызык булды, ә беренче шытымнар барлыкка килгәндә, редискаларның артуын күзәтергә кирәк иде. Менә редиска да өлгерде.
"Гарденотерапия" программасы буенча уңыш җыю безнең эшнең соңгы этабы булды. Өлгергән редисларны күреп, балалар бик шатландылар.
"Эшләргә тотындым - яхшы эшлә", - диде "Тимур һәм аның командасы" повестеның төп герое. Бу лозунгны совет үсмерләре бөтен ил буйлап күтәреп алды. Солдат һәм офицерлар гаиләләренә яшерен ярдәм итүче малай турында Аркадий Гайдар китабы гаять зур резонанс тудырды. Шулай итеп Советлар Союзында беренче ирекле хәрәкәт - тимурлылар барлыкка килде. Иреклеләр, яки башкаларга файдасыз ярдәм итүче волонтерлар һәрвакыт булды.