Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә М.И. Родинаның «Бусоград» уен технологиясе бик популяр. Методиканы куллану гади, матди чыгымнар таләп итми. Педагог үз эшендә төп материал булып төрле-төстәге мәрҗәннәр куллана.
Автор методиканы баланың сәләтен гомуми үстерүгә һәм билгеле бер осталыкны үстерүгә юнәлдерелгән, бик күп төрле биремнәр керткән. Мәрҗәннәр белән беренче танышканда балалар аның формасы, төсе, саны, күләме белән таныша, яңа сүзләр белән бәйле төшенчәләр өйрәнәләр. Мәрҗәннәр ярдәмендә төрле фигуралар, предметлар ясыйлар, образларга кертеп була һәм башка бик күп нәрсәләр эшләргә була.
Тәрбияче Инна Нурмиева сүзләренә караганда, мондый шөгыльләр балаларның танып-белү сәләтен генә түгел, иҗади сәләтләрен дә үстерергә ярдәм итә, шулай ук аларның коммуникатив тәҗрибәсен дә баета, бу психик сәламәтлекне үстерүдә мөһим фактор булып тора.