«Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит»

2021 елның 26 марты, җомга

2021 нче елның 26 нчы марты көнне Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева шәһәр халкы өчен «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит» дигән акция үткәрде. Максаты: наркотикларга каршы дөньяга караш формалаштыру, наркомания таралуны кисәтү, наркотик матдәләрне явыз ният белән куллануга һәм сатуга каршы тору.

Акция сораштыру белән башланып китте: “Сез нинди гадәтләрне начар дип саныйсыз?», “Әлеге начар гадәтләр кеше организмына, бигрәк тә балалар организмына ничек тәэсир итә?” һ.б. Соңыннан белгеч наркомания турында сөйләде. Наркотик матдәләр кушылган тәмәкеләр тартуга аерым игътибар бирелде, чөнки тәмәке тарту - авыр наркоманиягә беренче адым, ә иң куркынычы -  балалар тәмәке тартуны иртә яшьтән үк башлый. Белгеч балаларга мәктәптә яки ишегалдында кем дә булса “Ул бит тәмле,  сиңа бик яхшы булачак” дип тәмәке тәкъдим итсәләр, үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында киңәшләр бирде. Моннан катгый рәвештә баш тартырга кирәк, һәм, наркотикларны кем таратуын олыларга сөйләргә кирәк дип кисәтте.

Халык әңгәмәдә актив катнашты, бу проблема буенча үз фикерләре белән уртаклашты: Һәр кеше үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш, наркотиклар – ул дошман, һәм аларны беркайчан да кабып карарга кирәкми дигән нәтиҗә ясадылар. Акция ахырында белгеч мәгълүмати буклетлар таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International