26.03.21 ел, җомга.
2021 ел Россиядә фән һәм технологияләр елы дип игълан ителде. Бүген безнең картлар һәм инвалидлар интернат-йорттында социаль хезмәтләр алучылар өчен «Д.И. Менделеев - бөек галим һәм химик» дип исемләнгән танып-белү сәгате оештырылды. Чара барышында социаль хезмәт алучылар галимнең биографиясен тыңладылар, аның нинди тармакларда ачышлар ясаганын белделәр, Д.И. Менделеев тормышындагы кызыклы фактлар белән таныштылар. Аларга бигрәк тә Бондюж поселогының Менделеев хөрмәтенә Менделеевск шәһәре дип исемләнүе күңелләренә хуш килде. Чөнки социаль хезмәт алучылар арасында тормышлары шул төбәк белән бәйле яшәүчеләр бар. Чара кызыклы һәм мавыктыргыч булды.