2021 нче елның 25 нче марты көнне Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова “Хокук бозуларны профилактикалауда балигъ булмаганнарның мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру” технологиясе кысаларында “Мин интернетта куркынычсыз эш турында нәрсә беләм?” дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максат: интернет челтәрендә җаваплы һәм куркынычсыз тәртип кагыйдәләре, интернет һәм мобиль элемтә челтәрендәге хокукка каршы кул сузудан саклау ысуллары турында белемнәрне ныгыту; интернет челтәрендә үзләренең виртуаль дусларын кыерсытмыйча гына, зарарлы һәм куркыныч мәгълүматлардан ничек котылырга икәненә, интернет челтәрендә ничек аралашырга кирәк икәненә өйрәтү.
Дәрес барышында белгечләр интернетның яңа белемнәр өчен менә дигән чыганак булуын, укуда ярдәм итүен, ял итүен сөйләде. Әмма шул ук вакытта, челтәр бик күп куркынычлыкларны үзендә тота. Аннары “Мин интернетта куркынычсыз эш турында нәрсә беләм?” дип аталган викторина үткәрделәр. Балалар ике командага бүленеп, чират буенча сорауның номерын сайлап, аларга җавап бирделәр.
Дәрес ахырында белгеч балалар белән бергә интернет челтәрендә куркынычсыз эш кагыйдәләре этөзеделәр, катнашучылар аларны сакларга ышандырдылар.