24 март көнне Баулы муниципаль районындагы «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Креатив» клубы җитәкчесе Инза Калугина «Ташлар дөньясы»дигән темага төркемле дәрес үткәрде.
Максаты: балаларда традицион булмаган рәсемнең яңа төре - ташта рәсем ясауга кызыксыну уяту; буяулар белән рәсем ясауның яңа ысулын күрсәтү;
Бурыч:
- рәсем ясау алымнары белән таныштыру;
- гуашь белән ясарга, кирәкле төс алу өчен буяуларны бутарга өйрәтү.
- иҗади карашны, фантазияне үстерү.;
- әйләнә - тирә мохитнең матурлыгына кызыксыну, мөстәкыйльлек, пөхтәлек, башланган эшне ахырына кадәр җиткерә белү, үз хезмәтеңнең нәтиҗәләренә сөенеп яши белү.
Дәрес барышында катнашучылар диңгез ташларында традицион булмаган рәсем ясау техникасы белән таныштылар, үзләренең иҗади карашларын һәм фантазияләрен үстерергә өйрәнделәр.