Яңа Чишмә районында “Олы буын” федераль проекты“Демография” милли проекты кысаларында, диспансеризация һәм профилактик тикшеренү үтәр өчен, авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән һәм аннан да өлкәнрәкләрне, Яңа Чишмә район үзәк хастаханәсенә китерү дәвам итә.
Ел башыннан 735 кеше диспансеризация үтте, 118 кеше диспансер күзәтүдә булды, 30 кеше скрининг тикшеренү, 2 кеше медицина тикшеренү үтте, 1 кеше тикшеренү нәтиҗәсендә хастаханәгә салынды.