23 марта Баулы районы «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Сәитгәрәева Ләйсән, балигъ булмаган балалар белән арт - терапия методикаларын кулланып, иҗади эшчәнлек аша конструктив аралашу күнекмәләрен үстерү дигән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең темасы «Рәсем танышу ысулы буларак", дәреснең максаты-төркем белән контакт урнаштыру, иҗади атмосфера булдыру һәм индивидуаль үзенчәлекләрне диагностикалау.
Дәрес барышында балалар кызыксынып биремнәр һәм күнегүләр башкардылар, психолог һәм төркемдә катнашучылар арасында уңай хезмәттәшлек итү өчен ышанычлы шартлар формалаштырылды.