Беренче чәчәкләрдә кунакта

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

2021 елның  29 мартында   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Беренче чәчәкләрдә кунакта” дигән танып- белү дәресе узды.

Дәреснең максаты итеп юкка чыга торган төрле төсле табигать флора төрләрен саклау һәм балаларны экологик эшнең төрле төрләренә җәлеп итү алынды.

Дәрес башында тәрбияче балаларга “Беренче чәчәкләр” дигән видео күрсәтте. Аннан төрле рәсемнәр карадылар һәм “Чәчәкләрне өзәргә ярамый” дигән билгеләр белән таныштылар. Дәреснең икенче өлешендә балалар иҗади эшкә керештеләр. “Умырзая” дигән традицион булмаган техникада аппликация бик матур килеп чыкты.

Балалар үз кул эшләрен үзләре белән истәлеккә алып киттеләр. Дәрестә 15 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International