Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында 2021 нче елның 25 нче марты көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Светлана Ежова 5 балигъ булмаган бала арасында «Аңлауга юнәлеш» курсы кысаларында «Йолдызлы ил» дигән темага дәрес үткәрде. Максат: үз-үзеңне танып белү сәләтен арттыру, үз сыйфатларын һәм төркемдә катнашучыларның сыйфатларын бәясез кабул итү күнекмәләрен булдыру.
Дәрес башында балаларга «Йолдызлы ил» әкияте укылды. Аннан психолог балалардан әлеге әкият нәрсә турында дип сорашты. Җаваплар төрле иде, әмма алар барсы да без төрле һәм кешедә теләсә кайсы җитешсезлекне табарга мөмкин дигән фикергә кайтып калды. Әгәр кешене аның җитешсезлекләре өчен гел тәнкыйтьләсәләр, ул үз көченә ышанычын югалта, яхшы гамәлләр кылырга омтылышы бетә дигән җаваплар да бар иде. Аннары психолог балаларга командада эшләргә ярдәм итүче, бер-береңне ничек бар, шулай кабул итергә өйрәтүче «Аждаһа-принцесса-самурай», «Җилдәге камыш», «Бары бергә» күнегүләрен башкарырга тәкъдим итте.
«Кызыклы - файдалы» йомгаклау әйләнешендә һәр бала әлеге дәрес вакытында нәрсә уйлавын, үзе өчен нинди нәтиҗәләр алуын әйтү мөмкинлеге алды. Барысы да “Аждаһа -принцесса-самурай” уенының команда буенча иптәшләре белән уртак тел табарга ярдәм итүен, ә “Җилдәге камыш” уенының катлаулы булуын әйтеп уздылар, чөнки башкаларга ышану бер дә җиңел түгел.