ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 5 февралендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “Мин – гражданин” дигән темага “Мин яшәгән туган як” дип исемләнгән танып – белү әңгәмәсе үткәрелде.

 «Өмет чаткысы» балалар  тернәкләндерү үзәгендә «Иҗтимагый инициатива-2018» Республика социаль проектлар конкурсы « һөнәргә беренче адымнар» проекты тормышка ашырыла.

   Яңгул авылында яшәүче Гаптелбариев Гаптелбар Гаптелбари  улына 2 февраль көнне 95 яшь тулды. Балтач муниципаль район башкарма комитеты урынбасары Илһам Гайнетдинов, район халыкка социаль хезмәт күрсәту үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ринат Гарипов, җаваплылыгы чикләнгән “Яңа тормыш” җәмгыяте директоры Мәгъсүмҗан Сәйфетдинов, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова  һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк, авыл җирлеге  һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. 

 

 


4
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген безнең интернат-йортта Буа ветераннар Советы һәм Боерган авыл җирлеге башкарма комитеты тарафыннан оештырылган «Йөрәк җылысы» дигән хәйрия акциясе узды

“Әни+бәби” клубы кысаларында «Веста” Үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина социаль хезмәт күрсәтелүче 13 бала һәм аларның ата-аналары арасында" “Кошлар ишегалды» темасына дәрес үткәрде.

Россия хәрби тарихының истәлекле көннәре кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 25 бала арасында "Сталинград сугышы" дигән төркемле дәрес үткәрде.

Мамадыш муниципаль районында «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2018 елның 1 февраленнән "Өлкән кешене  тәрбиягә алучы  гаилә " проектны тормышка ашыру кысаларында «тәрбиягә алучы гаилә»  булдырылды.

Балаларның көтеп алган иң яраткан бәйрәмнәренең берсе – ул Туган көн. 2019 елның 4 февраль Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында “Туган көн” бәйрәме уздырылды. Туган көн бәйрәме башка бәйрәмнәрдән үзенең кызыклы, мавыктыргыч булуы белән аерылып тора

1 нче февральдә Әгерҗе шәһәрендә “Ел хатын-кызы” республика конкурсының зона туры үтте.

 

           Алкогольне чамадан тыш куллану-җинаятьләр, бәхетсезлек очраклары, имгәнүләр һәм халыкның барлык катламнарында агулану китереп чыгара торган хәзерге заман җәмгыятенең актуаль проблемасы. Интернатта даими рәвештә эчкечелекне кисәтү буенча чаралар үткәрелә. Шәфкать туташы Гончарова Надежда стена газетасын чыгарды һәм социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән  “ Алкоголь тормышыбызны җимерә” темасына әңгәмә үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International