Буа шәһәренең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында “Йөрәк җылысы” хәйрия акциясе

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

Бүген безнең интернат-йортта Буа ветераннар Советы һәм Боерган авыл җирлеге башкарма комитеты тарафыннан оештырылган «Йөрәк җылысы» дигән хәйрия акциясе узды. Буа ветераннар советы рәисе Җәүһәрия Ислам кызы Хөснетдинова Боерган авылы волонтерлары белән социаль хезмәт алучыларга яулык, бәйләнгән оекбашлар, бияләйләр бүләк иттеләр, шифалы фито-мендәрләр ясадылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый акцияләр алар беренче тапкыр гына уздырмыйлар. Безнең яшәүчеләр кунакларга һәм бүләкләргә бик шат булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International