Яңгул авылында яшәүче Гаптелбариев Гаптелбар Гаптелбари улына 2 февраль көнне 95 яшь тулды. Балтач муниципаль район башкарма комитеты урынбасары Илһам Гайнетдинов, район халыкка социаль хезмәт күрсәту үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ринат Гарипов, җаваплылыгы чикләнгән “Яңа тормыш” җәмгыяте директоры Мәгъсүмҗан Сәйфетдинов, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.