"Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә " проектны тормышка ашыруМамадыш муниципаль районында «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

         Мамадыш муниципаль районында «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2018 елның 1 февраленнән "Өлкән кешене  тәрбиягә алучы  гаилә " проектны тормышка ашыру кысаларында «тәрбиягә алучы гаилә»  булдырылды. Ситдыйкова Хәтирә Нурмөхәммәт кызы Көек-Ерыкса авылында  яңа гаиләдә яши башлады. Элеге йорттта Хәтирә апага уңайлы яшәү өчен барлык шартлар да тудырылган, кирәкле мебель белән аерым бүлмә бүлеп бирелгән. Ул анда яхшы гаилә мохите  , игътибар һәм кайгырту  кочагында яши. Өлкән кешенең яшәү сыйфатын һәм социаль адаптация дәрәҗәсен өйрәнү максаты белән, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм психолог тарафыннан,  айга бер тапкыр гаиләгә бару тормышка ашырыла. Мондый гаиләләр өлкәннәргә һәм инвалидларга гадәти яшәү рәвеше алып барырга һәм шул ук вакытта социаль якланган булырга мөмкинлек бирә.          

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International