“Әни+бәби” клубы. «Веста” Үзәге.

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

 

“Әни+бәби” клубы кысаларында «Веста” Үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина социаль хезмәт күрсәтелүче 13 бала һәм аларның ата-аналары арасында" “Кошлар ишегалды» темасына дәрес үткәрде. Әлеге дәреснең максаты-кошлар белән танышу.

Бу дәреснең барлык уен биремнәре бер уртак теманы – йорт кошларын берләштерде, шулай ук сабыйларның яшь үзенчәлекләре исәпкә алынды. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар, уйландылар һәм уенчыклар кошларны карадылар, аларны бөртекләр белән сыйладылар, тавышларын искә төшерделәр, сорауларга җавап бирергә тырыштылар. Дәрес белән кызыксыну кош ишегалдының матур иллюстрацияләре, кызыклы уенчыклар, сюрприз мизгелләре хисабына алып барылды. Дәрестә төркем характерындагы, шулай ук шәхси дидактик уеннар кулланылды. Балалар бик актив булдылар, үзләрен уңайлы хис иттеләр, барлык уеннарда да бик теләп катнаштылар. Талчыгуны бетерү өчен маскалар киеп «Чебешләр һәм тавык” музыкаль физминуткасы үткәрелде. Ата-аналар балаларын карап кына калмадылар, ә кирәк булса, педагогка теге яки бу уенны оештырырга булыштылар.

Дәрес бик җанлы, җылы һәм дустанә шартларда узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International