Арчаның "Өмет чаткысы" “Күңелле һөнәрләр уены"

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

«Өмет чаткысы» балалар  тернәкләндерү үзәгендә «Иҗтимагый инициатива-2018» Республика социаль проектлар конкурсы « һөнәргә беренче адымнар» проекты тормышка ашырыла. Субсидия акчасына « Күңелле һөнәрләр » интерактив стенды сатып алынды. Анын максаты: тернәкләндерү үзәге шартларында  мөмкинлекләре чикле балаларга социаль адаптация һәм ярдәм күрсәтү, «үзенчәлекле» баланын мөмкинлекләрен ачу, һөнәри әзерлек формалаштыру, шәхси үзенчәлекләрне һәм ихтыяҗларын исәпкә алып һөнәр сайлауда ярдәм күрсәтү. Үз эшебездә без һөнәри юнәлеш бирү буенча төрле формалар һәм эш ысулларын кулланабыз. « Күңелле һөнәрләр» интерактив стенды кулланып беренче дәресләр үткәрелде. Балалар бик теләп тыңладылар , биремнәр үтәделәр һәм һөнәрләр турында табышмаклар чиштеләр.Балаларга бик ошады,алар түземсезләнеп тагын мондый биремнәрне котеп калдылар.  Педагог-психолог Миләүша Хәмитова сүзләре буенча,  мондый дәресләр балага Һөнәр сайларга, физик һәм акыл мөмкинлекләрен югары дәрәҗәдә тормышка ашырырга, үз-үзеңне җиңеп чыгарга һәм үстерүгә ярдәм итә. Интерактив стенд булу балаларда коммуникатив күнекмәләр үстерергә ярдәм итә, гармонияле шәхес формалаштыру мөмкинлеге бирә. Балаларга бу дәресләр бик ошады, алар түземсезлек белән интерактив стенд белән эшләүне көтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International