ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2019 ел
дүшәмбе

Иске Икшермә авылында урнашкан «Тургай»  приютында 17 май көнне семья бәйрәме үткәрелде.

18 май көнне Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Резванова Эльвера Нигъмәтҗан кызы, " Радуга» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Барышева Алла Михайловна һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре Винокурова Ирина Ивановна Бөек Ватан сугышы ветераны, хезмәт ветераны һәм УВОВ-Фетисова Елена Васильевнаны 95 яшьлек юбилее белән котладылар.

Кукмара халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Тылсым» өйгә йөреп  социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе  белгечләре,  «Гөмер көзе»  социаль программасын  тормышка ашыру кысаларында  егерме бер  социаль хезмәтләрдэн файдаланучыларга чаралар үткәрелде.

         Программаның максаты – социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында өлкән яшьтәге затлар, инвалидлар дәрәҗәсен күтәрү, көндәлек тормыш куркынычсызлыгы.

          Бүлекчә хезмәткәрләренең  мондый чараларны үткәрү төп эш булып тора.

Гыйнвар аенда өйгә йөреп  социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе  белгечләре, социаль хезмәткәрләр бу прграмма буенча актив эш алып бардылар.  Әнгәмәләрнең темасы: «Югалган яшь синдромы ».  

Түбән  Кенә авылында   яшәүче Низамиева Сәрия Нигаматҗан кызына 20 май көнне 90 яшь тулды. 

 

“Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгечләре Халыкара балалар ышаныч телефоны көнендә халыкка мәгълүмати белешмәлекләр тараттылар

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министырлыгының “Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү  комплекслы үзәк” дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең белгечләре (Автозавод районы буенча өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фассахова Татьяна Юрьевна hәм Комсомол районы буенча бүлек мөдире Исмәгыйлева Чулпан Раяс кызы) Республика матди ярдәм (компенсация түләүләр) үзәгенең хезмәткәрләре hәм  Яр Чаллы шәhәренең Хезмәт ветераннары  өчен пансионатында ял итүчеләр белән мәгълүмати очрашу үткәрделәр.

"Чиксез талантлар фестивалендә" сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән яшьләр, интернат-мәктәпләр һәм приютларда тәрбияләнүчеләр, шулай ук гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары катнашты. Катнашучыларның үз талантларын тәкъдим итү һәм Татарстанның сәләтле яшьләренең башка вәкилләре чыгышларына карау мөмкинлеге бар иде.

2019 елның  20 маенда  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү  үзәгендә  “Әкият кошы” дигән темага аппликация мастер – класс булып узды.

2019 елның 17 маенда Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре “Саба муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тургай» социаль приюты”нда «Гаилә көне» бәйрәмендә катнаштылар. 

                                                       

1944 елның Кырым һөҗүм операциясе-Бөек Ватан сугышының иң мөһим вакыйгаларының берсе. Операциянең максаты-ярымутрауны фашист илбасарларыннан азат итү, Кара диңгез флотының төп базасын – Севастопольне кире кайтару. 1944 елның 8 апрелендә Кырымны фашист илбасарларыннан азат итү буенча операция башлана. 35 көн эчендә Совет Армиясе зур тырышлык белән Кырымны азат итә. 12 май - Кырымны тулысынча азат итү көне.

2019 елның 13 маенда Кырымның тулысынча азат ителүенең 75 еллыгын билгеләп үткәндә, социаль эш буенча белгеч Эльза Сәгыйть кызы социаль хезмәт алучылар белән әңгәмә үткәрде. Әлеге чарада һөҗүм операциясе  барышы турында сүз барды. Әңгәмәдә катнашучылар үз фикерлэре белән уртаклаштылар . Чарада катнашучылар  әлеге сугыш турында  фотографияләрдән төзелгән  презентация , видиофильмнан эпизодлар  карадылар. Әңгәмә  җылы мөһиттә узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International