Халыкка мәгълүмати белешмәлекләр тарату

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

       Яшьүсмерлек чорында  һәр кеше билгеле бер кризис кичерә, чөнки бу вакыт — олыгаю, җенси өлгерү, шәхес буларак формалашу чоры. Тышкы һәм эчке үзгәрешләр кешенең психоэмоциональ халәтенә сизелерлек йогынты ясый. Әлбәттә, үсеп килүче кеше өчен иң яхшы дусты һәм киңәшчесе булып аның гаиләсе тора. Әмма өйдәге мөнәсәбәтләр һәрвакытта да гармонияле булып тормый: ызгышлар, үпкәләр, аңлашылмаучанлыклар, кайвакыт агрессия һәм кул күтәрүләр дә булырга мөмкин. Нәкъ менә шундый очраклар өчен балалар ышаныч телефоны булдырылды. «Балалар ышаныч телефоны» белгечләре һәрвакыт игътибар белән тыңларга, ярдәм күрсәтергә, киңәш бирергә һәм яшьүсмерләргә очраган кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итәргә әзер.

        Бүгенге көндә Чистай шәһәрендә өлкәннәр һәм яшьүсмерләрнең бик азы гына балалар ышаныч телефоны турында белә. Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  “Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгечләре 2019 елның 17 маенда Халыкара балалар ышаныч телефоны көнендә халыкка мәгълүмати белешмәлекләр тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International