2019 елның 20 маенда “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Әкият кошы” дигән темага аппликация мастер – класс булып узды.
Шөгыльнең максаты булып балаларда күләмле аппликация ясау күнекмәләре үстерү, иҗади эш алымнарын күрсәтү торды.
Шөгыль башында рус халык әкияте «Жар – птица» буенча әңгәмә уздырылды. Кошлар рәсемнәре буенча иллюстрацияләр күрсәтелде. Аннан соң “Аккош” аппликациясен ясадылар. Шөгыль бик матур һәм күңелле узды.