2019 елның 17 маенда Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре “Саба муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тургай» социаль приюты”нда «Гаилә көне» бәйрәмендә катнаштылар. Бәйрәмнең максаты: гаилә нигезләрен, гореф-гадәтләрне ныгыту, бер-берсенә хөрмәт тәрбияләү, үсеп килүче буынга тормыш кыйммәтләрен аңлату. Бәйрәмдә шулай ук «Тургай " приютында тәрбияләнүче балаларның ата-аналары да катнашты. Балалар үзләренен күңел җырлары, шигырьләре һәм биюләре аша гаиләнең һәр кеше өчен мөһимлеген, әһәмиятен җиткерергә тырыштылар. Мондый чаралар балаларны ата-аналары белән берләштерүгә, шулай ук ата-аналар алдында җаваплылык тоярга, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга уңай тәэсир итә.