Яр Чаллы шәһәре “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең белгечләре мәгълүмати очрашу үткәрделәр

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министырлыгының “Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү  комплекслы үзәк” дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең белгечләре (Автозавод районы буенча өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фассахова Татьяна Юрьевна hәм Комсомол районы буенча бүлек мөдире Исмәгыйлева Чулпан Раяс кызы) Республика матди ярдәм (компенсация түләүләр) үзәгенең хезмәткәрләре hәм  Яр Чаллы шәhәренең Хезмәт ветераннары  өчен пансионатында ял итүчеләр белән мәгълүмати очрашу үткәрделәр.

“Доверие” үзәге белгечләре очрашуда катнашучыларга Үзәктә  күрсәтелә торган социаль хезмәтләрнең төрләре hәм исемлеге, социаль хезмәтләргә 2019 елга расланган яңа тарифлар; социаль хезмәт күрсәтүнең  индивидуаль программасы, аның  үзенчәлекләре hәм эчтәлеге; түләүле hәм түләүсез нигездә социаль хезмәт күрсәтү шартлары турында сөйләделәр.

Шулай ук  2016 елның 31 августындагы  № 604 номерлы “Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә” пилот проектын гамәлгә ашыру турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарын үтәү темасы яктыртылды. “Гаиләгә кабул итү” төшенчәсе, яңа гаиләгә  кабул ителә ала торган гражданнар категорияләре; гаиләгә кабул итү процедурасы, механизмы, гариза hәм карар кабул итү турында килешү төзү өчен документлар исемлеге әйтелде. Кабул итүче як өчен өлкән яшьтәге кешеләрне тоту чыгымнарын каплау системасы, килешү шартларын үтәүне контрольдә тоту системасы турында мәгълүмат бирелде.

Очрашуда катнашучылар каралган темаларның мөhимлеген hәм актуальлеген билгеләп үттеләр. Куелган сорауларга тулы җаваплар бирелде. Очрашу ахырында катнашучылар аны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

Яр Чаллы шәһәренең “Доверие”  халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге эшчәнлеге турында буклетлар һәм мәгълүмати материаллар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International