Тукай картлар һәм инвалидлар интернат-йортында "12 май - Кырымны тулысынча азат итү көне. Кырым һөҗүм операциясенең тамамлануы" дигән темага әңгәмә.

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

1944 елның Кырым һөҗүм операциясе-Бөек Ватан сугышының иң мөһим вакыйгаларының берсе. Операциянең максаты-ярымутрауны фашист илбасарларыннан азат итү, Кара диңгез флотының төп базасын – Севастопольне кире кайтару. 1944 елның 8 апрелендә Кырымны фашист илбасарларыннан азат итү буенча операция башлана. 35 көн эчендә Совет Армиясе зур тырышлык белән Кырымны азат итә. 12 май - Кырымны тулысынча азат итү көне.

2019 елның 13 маенда Кырымның тулысынча азат ителүенең 75 еллыгын билгеләп үткәндә, социаль эш буенча белгеч Эльза Сәгыйть кызы социаль хезмәт алучылар белән әңгәмә үткәрде. Әлеге чарада һөҗүм операциясе  барышы турында сүз барды. Әңгәмәдә катнашучылар үз фикерлэре белән уртаклаштылар . Чарада катнашучылар  әлеге сугыш турында  фотографияләрдән төзелгән  презентация , видиофильмнан эпизодлар  карадылар. Әңгәмә  җылы мөһиттә узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International