Мамадыш муниципаль районындагы «Надежда» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты» дәүләт казна учреждениесендә тәрбияләнүчеләр икенче Республика «Чиксез талантлар фестивалендә» катнаштылар.

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Мамадыш муниципаль районындагы  «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты" дәүләт казна учреждениесе    карамагындагы   балалар «Чиксез талантлар фестивалендә»катнашып,    үзләренең иҗаттагы  һәм спорттагы мөмкинлекләрен күрсәттеләр,   җиңү яулап  финалга  чыктылар.

    «Деталлардагы матурлык» һәм «Сәнгать белән илһамланган» номинацияләре буенча  Фестиваль җиңүчеләре арасына « Өмет» социаль приютында тәрбияләнүче ике бала керде. Ж. Надежда һәм М.Булат иҗатта үзеләренең чиксез мөмкинлекләрен күрсәттеләр.  Алар   «Деталларда матурлык»номинациясендә җиңүче булдылар.   Тагын дүрт   тәрбияләнүче    «Әдәби иҗат», «Тынгысыз йөрәкләр» һәм «Чикләрсез  спорт»номинацияләрендә финалга чыкты.

   Фестиваль катнашучыларга үзләрен төрле номинацияләрдә    күрсәтергә мөмкинлек бирде, бу исә аларның шәхси мөмкинлекләрен киңәйтте,  үз чиратында кешелеклелек, толерантлык   хисләрен  үстерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International