13-17 май көннәрендә «Белергә тиеш!» РФ Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) инициативасы буенча "Асылташ" социаль приютында ВИЧ-инфекция һәм аның белән ассоциацияләнгән авырулар таралуны профилактикалау буенча акция уздырдырылды. Анда өлкән төркемнәрдә тәрбияләнүчеләр онлайн-анкетада катнаштылар.
Акция барышында приют һәм автоном коммерцияле булмаган оешма «Халыкка гигиеник белем бирү үзәге» белгечләре тарафыннан лекцияләр, интерактив дәресләр, плакатлар конкурсы үткәрелде. Тәрбияләнүчеләр ВИЧ йогышын йоктыруның төп чаралары, ысуллары, үз сәламәтлекләренә һәм тормышларына аңлы һәм җаваплы булулары турында белделәр.
Акция ахырында ВИЧ-йогышны профилактикалау буенча плакатлар конкурсына йомгак ясалды. «Белергә тиеш!» акциясендә балаларның иң яхшы эшләре призлар белән билгеләп үтелде.