Түбән Каманың "Веста" үзәгендә “Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз” шөгыльләр курсыннан “Вандализм - нәрсә ул?” дигән темага дәрес узды

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау эше кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина 11 нче санлы социаль участокта “Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз” шөгыльләр курсыннан социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 12 бала өчен “Вандализм - нәрсә ул?” дигән темага дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: «вандализм» һәм «вандаллар» төшенчәләре белән танышу, вандализм актлары өчен җаваплылык турында мәгълүмат бирү.

 Дәрес башында белгеч балалар белән «вандализм» турында кечкенә генә әңгәмә үткәрде, балалар вандализмның нәрсәгә юнәлдерелүен, вандалларның кемнәр икәнен һәм аларның нинди максатлар эзәрлекләүләре турында булган белемнәре белән уртаклаштылар. Алга таба дәрестә катнашучылар вандализм - кешенең җимергеч формада үз-үзен тотуы, мәдәни һәм матди кыйммәтләрне мәгънәсез юкка чыгару икәнен белделәр. Җәмәгать аңында вандализм еш кына мәгънәсез, әдәпсез тәртипсезлек дип кабул ителә. Әмма бу - ялгыш фикер. Чынлыкта, вандаллар - нинди дә булса максатка ирешү өчен үз юлында булган бар әйберне җимерүче кешеләр.

Дәреснең мәгълүмати-хокукый өлешендә белгеч балаларга вандализм өчен РФ Җинаять Кодексы буенча хулиганлык яки җәмгыятькә каршы гамәлләр өчен җәза бирү күздә тотылмый, ә нәкъ менә вандализм актлары өчен җәза буларак каралуын аңлатты.

Төркемле дискуссия барышында дәрестә катнашучылар «Граффити ясаучылар – бу вандаллар яки ирекле рәссамнармы?" дигән сорауга җавап табарга тырыштылар. Балалар дивар рәсемнәре файда китерә икән, аларны иҗат буларак карарга мөмкин, ә архитектура гармониясен яки милекне бозган очракта әлеге иҗатны вандализм актына кертергә була дигән нәтиҗәгә килделәр.

Дәрес ахырында, катнашучылар вандализм - начар гамәл, вандаллар тирә–юньдәгеләр өчен зыян гына китерә, вандализм белән хокук бозучыларны җәзага тарту өчен көрәшергә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International