Росстат мәгъүматлары буенча, Россиядә 50%тан артык гаилә таркала. Хәтта ир белән хатын икесе дә бер фикердә булып, үзләре теләп аерылышсалар да, алар һәркайсы авыр стресс кичерә. Һәр бала әнисен һәм әтисен бертөрле ярата. Аның өчен якын кешесе белән бәйләнешне югалту – чын һәлакәт.
“Чирмешән муниципаль районындагы "Мәрхәмәтле йөрәк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге”нең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Галина Микушова һәм Гүзәлия Сафиуллина ай дәвамында аерылышуларны кисәтү буенча әңгәмәләр уздырдылар. Ә ата-аналарга «Никахны саклап калуга 10 сәбәп» дигән буклетлар тараттылар.
Барлыгы 40 буклет таратылды.