21 нче май 2019 нчы ел, сишәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә 1 нче филиал китапханә хезмәткәре Рәмзия Фәхретдинова социаль хезмәт алучылар өчен академик Андрей Сахаров тууына 98 ел тулуга багышланган “Андрей Сахаров - тынычлык вөҗданы” " дигән видео – сәгать үткәрде.
Чараның максаты: күренекле физик-галиме, илебезнең хокук сакчысы Андрей Сахаров эшчәнлеге белән танышу, гражданнарның патриотлыгын, гражданлык активлыгын һәм толерантлыгын үстерү иде.
Белгеч видео-презентация һәм аңа аңлатмалар ярдәмендә социаль хезмәт алучыларны күренекле физик-галиме, СССР Фәннәр академиясе академигы Андрей Дмитриевич Сахаров эшчәнлегенең иң якты мизгелләре белән таныштырды. Ул беренчеләрдән булып водород бомбасын уйлап тапкан галим, җәмәгать эшлеклесе, хокук яклаучы, СССР-ның халык депутаты һәм Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреатына лаеклы шәхес. Белгеч аның сәләтле, намуслы, катлаулы язмышлы, кеше хокуклары өчен кыю көрәшче булганын искәртте.
Катнашучылар видео-сәгать аша, Андрей Сахаровның югары әхлакый принциплы, тирән гуманистик галим икәнен һәм үз фикерен ачыктан-ачык белдерүдән курыкмаганын, гомумкешелек кыйммәтләре өчен көрәшкәнен белделәр. Аның идеяләре бүгенге көнгә кадәр актуаль һәм хәзерге вакытта да аның фәнгә керткән эшләре, илебездә һәм дөньяда хокук саклау хәрәкәтен үстерүдә кыйммәтле булып тора.
Фикер алышканда тыңлаучылар галимнең ныклыгына һәм батырлыгына сокландылар һәм Андрей Сахаровның тормышы - кешегә һәм кешелеккә фидакарь хезмәт итүнең уникаль үрнәге, дигән сүзләр белән килештеләр.
Чарада 15 кеше катнашты.