2019 елның 21 маенда “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Минем туган ягым” дигән чара үтте.
Реабилитация үтүче 20 бала Татарстан турында видео – дәрес карап үттеләр. Алар Татарстан флагы, гербы һәм гимны турында сөйләштеләр. Безнең президент Минниханов Рөстәм Нургалиевичның фотосурәтләрен карап үттеләр. Төрле уеннар уйнадылар.
Мондый чаралар балаларның белемнәрен киңәйтәләр.