2019 елның 24 маенда «Забота» приюты тәрбиячесе Якупова В. Т. мәктәп яшендәге балалар белән «Нәрсә ул коллективизм?" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.
Максатлары: психологик уңайлылык күнекмәләрен формалаштыру, сәламәт яшәү рәвеше гадәтләрен формалаштыру, балалар коллективын берләштерү, дуслык, бер-береңә хөрмәт тәрбияләү.Әңгәмәдә 12 бала катнашты.
Әңгәмә барышында балалар «Коллектив», «Аралашу», «Хезмәттәшлек», «Дуслык»төшенчәләрен билгеләделәр.«Кояш нурларында минем портретым» иҗади эшен башкарып, һәркем нурларда бары тик коллективны уңайлы итәргә булыша торган сыйфатларын гына билгеләде.
Әңгәмә ахырында коллектив булдыру өчен иң мөһиме: аралашу, уртак эш, хезмәттәшлек, дуслык булуын ачыкладылар һәм бары тик уңай сыйфатларгына коллективны ныгыта.