Әлки муниципаль районының «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге""Мозартика»

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

Әлки муниципаль районының " Забота»  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Мозартика» уеннары белән башта үзләре таныша башладылар, күп кенә хезмәткәрләр дә кызыксындылар һәм үз композицияләрен тозеделәр, аннары балалар һәм ата-аналар белән шөгыльләнә башладылар.

"Мозартика» уен программасы буенча коррекция дәресләрен бүлектә дә, социаль участокларда да, аерым гаиләләрдә дә үткәрәбез.

Дәрес ахырында белгечләр балалар һәм ата-аналар белән бергә тәмамланган эшләрне карыйлар. Төсле гаммага, җәюнең кызыклы вариантларына игътибар итәләр, һәр композицияне фотога төшерәләр.

Мозартика дәресе коммуникатив элемтәләр урнаштыруга, үз-үзеңә бәя бирүне арттыруга, төркемдә эшли белүне үстерүгә һәм шәхси яктан үсүгә ярдәм итә, балаларнын  һәм ата-аналарнын торышын ачыкларга һәм коррекцион эш юлларын билгеләргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International