«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Данлыклы хәрби урыннар буенча» дигән виртуаль экскурсия

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

27 нче май 2019 нчы ел, дүшәмбе

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә 1-нче филиал китапханә хезмәткәре Дарья Миронова, Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү кысаларында, «Данлыклы хәрби урыннар буенча» дигән виртуаль экскурсия үткәрде.

Чара максаты: Данлыклы хәрби урыннар турындагы белемнәрне баету, патриотизм һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә карата хөрмәт хисләрен үстерү иде.

Социаль хезмәт алучылар 12 герой-шәһәр маршруты буенча виртуаль экскурсиядә булдылар, алар арасында Мәскәү, Ленинград, Сталинград, Одесса, Севастополь, Киев, Керчь, Новороссийск, Минск, Тула, Мурманск, Смоленск һәм «крепость шәһәре»-Брест да бар иде. “Герой-шәһәрләргә мәңгелек дан» дип исемләнгән электрон презентация карап чыкканнан соң, тыңлаучылар Бөек Ватан сугышының төп вакыйгаларын искә төшерделәр. Экскурсантлар гади халыкның һәм Ватанны саклаучыларның батырлыгына багышланган мемориаллар һәм һәйкәлләрне карадылар. Катнашучылар  үзләренең туган-тумачалары турында истәлекле вакыйгалар белән уртаклаштылар. Фронттан кайтмаганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Виртуаль экскурсия,  “Герой шәһәрләр» дигән китап күргәзмәсе белән тәмамланды. Бу чара катнашучыларда үз шәһәрләрендәге хәтер урыннарында булу теләге уятты.

Чарада 10 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International