Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы кысаларында Түбән Кама «Веста» үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзилә Хафизова 13 нче санлы социаль участокта 13 балигъ булмаган бала арасында «Студенттан белгечкә кадәр» дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максаты: балаларда һөнәрләр дөньясында ориентлаша белүне, өлкәннәр хезмәте турында күзаллауларны үстерү, танып-белү активлыгын стимуллаштыру, аларның һөнәри мәнфәгатьләрен үстерү.
Дәрес башында белгеч балаларга дөньяда бик күп төрле һөнәрләр барлыгын әйтте. Аларның һәркайсы бик кирәк һәм мөһим. Рус шагыйре Владимир Маяковский әйткәнчә: «Барлык эшләр дә яхшы - зәвыкка сайла!». Әмма һөнәрне дөрес сайлап алу өчен аның турында белем кирәк. Үткәрелгән турнир барышында балалар «кеше-кеше» системасында үзара бәйләнешле һөнәрләр турында сөйләделәр: укытучы, тәрбияче, сатучы, милиционер һ.б. профессияләр. Әлеге һөнәрләрнең кыенлыклары арасында аларның вәкилләренә төрле кешеләр белән күп аралашырга, шул ук вакытта һәрвакыт әдәпле, дустанә булырга, низаглы ситуацияләрне хәл итә белергә туры килүен әйтеп узарга була. Мондый аралашуга һәркем сәләтле түгел. “Эшлекле хәлләр” конкурсы егет-кызлардан кешеләр белән эшләргә сәләтле кешеләрне ачыкларга ярдәм итте. Шулай ук «Һөнәрләр рекламасы" конкурсы да бик кызыклы узды.
Соңыннан балалар дәрескә нәтиҗә ясадылар: әлеге дәрестә нинди һөнәрләр турында белделәр, нәрсә кызыклы булды, һөнәрләр белән бәйле булган мәгълүматны кайдан белергә була икәнен катнашучылар әйтеп үттеләр.