«Хәтирәләр яңарту терапиясе» технологиясе буенча чара үткәрү

2019 елның 7 июне, җомга

"Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре үз эшләрендә «Хатирәләр терапиясе» технологиясен актив кулланалар,аның максаты өлкән яшьтәге кешеләргә үзләренең тормыш тәҗрибәсен лаеклы бәяләү, тормыш дәвамында тупланган белемнәрен аңлау.

2019 елның җиденче июнендә Яниль, Важашур, Ятмас-Дусай һәм Уркуш авыл җирлекләрендә социаль хезмәтләр алучы унҗиде кешегә дәресләрен үткәргән вакытта алар альбомнардагы фотоларны карадылар, үз тормышларындагы истәлекле даталар һәм күңелле үткәне турында фикер алыштылар.

Әлеге дәресләр нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге гражданнар узган ел хатирәләренә әйләнеп кайта, алар тормышның үзгәрүчән шартларына җайлашуның уңышлы булуына уңай йогынты ясый, шулай ук социаль хезмәткәрләргә хезмәт күрсәтүче кешеләрнең чын ихтыяҗларын күрергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International