2019 нчы елның 11 нче июнендә Мамадыш районы «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Горурланам синең белән, минем Россия" дигән истәлек кичәсе узды. Социаль ярдәмнең перспективалы ысулларыннан берсе булып өлкән кешеләр үз ресурсларын куллану тора, алар арасында хатирәләр дә зур әһәмияткә ия.
Чара Туган илгә мәхәббәт турында фильм күрсәтү белән башланып китте. Социаль хезмәт алучылар яшьлекләре турында бик теләп сөйләделәр, бик күп китаплар, газеталар күрсәттеләр. Колхозларда эшләгән вакытларын искә төшерделәр.
Хатирәләр терапиясе тернәкләндерүнең мөһим факторы булып тора: иске фотосурәтләрне, яшәү турында хатирәләрне карау өлкән кеше тирәсендә яхшы микроклимат тудыра, тормышның иң яхшы чоры турында сөйләргә мөмкинлек бирә. Мондый чаралар-өлкән кешенең тормышын эмоциональ рәвештә тулыландыра, эмоциональ һәм интеллектуаль комфортка ярдәм, ялгызлыктан һәм депрессиядән коткара.