2019 нче елның 7 июнь көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияче Эзекова Энҗе Рафаэлевна «Әкият иленә сәяхәт» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Максат: балаларны Александр Сергеевич Пушкин әкиятләре турында күзаллауларын киңәйтү һәм ныгыту; игътибарлылыкларын арттыру; әкиятләргә, китап һәм укуга кызыксыну уяту. Катнашучылар: 5 бала. Быел Бөек рус шагыйре А. С. Пушкинга 220 яшь тула. Шушы уңайдан 7 июнь көнне Югары Утар балалар интернат-йортында «Мәрхәмәтлелек» бүлегендә А. С. Пушкин әкиятләре буенча «Әкияткә сәяхәт» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Тәрбияче Эзекова Э. Р. балаларга шагыйрьнең әкиятләрен укыды, сүрәтләрен күрсәтте. Балалар «Солтан патшасы турында әкият»,« Балыкчы һәм балык турында әкият», « Поп hәм аның хезмәтчесе Балда турында әкият» һәм «Алтын әтәч турында әкият»ләрдән өзекләрне зур игътибар белән тыңладылар. Балалар барлык бәйрәм чараларында да А.С.Пушкин шигырьләрен өйрәнәләр. Андреев Юра «Көзге бал» да « Уж небо осенью дышало... " дигән шигырь сөйләде. Орехов Константин Яңа елда « Зимняя дорога» шигырен сөйләде. Бу әдәби сәгать балалар күңелендә матур тәэссирләр калдырды.