Боровецк чиркәве буендагы чишмәгә экскурсия
10 июньдә “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге реабилитантлары өчен тәрбияче Степанова И.В. Боровецк чиркәве буендагы чишмәгә экскурсия оештырды. Экскурсиянең максаты - чиста суның - табигатьнең бәһасез бүләге икәнен һәм аны кадерләп сакларга кирәклеген аңларга өйрәтү. Башта балалар белән экскурсия үткәрү вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар, аннары юл йөрү һәм чишмәсе янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыттылар. Ирина Викторовна зур кызыксыну белән балаларга Җирдәге барлык тереклеккә чишмәләрнең һәм башка чиста су чыганакларның кирәклеге, нинди әһәмияткә ия булуы турында сөйләде.