Яр Чаллы шәһәрендә «PRO-танцы» шоу-концертында «Асылташ» командасының дебюты

2019 елның 7 июне, җомга

«Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют карамагындагы балалар Яр Чаллы шәһәренең «PRO-танцы» заманча бию мәктәбенең хисап концертында катнаштыар.

Чыгыш ясарга кызлар сәнгать дөньясына чумып, бик теләп әзерләнделәр. Биюнең һәр элементы озак репетировать иттеләр. «Микс» исемле дәртле биюе килеп чыкты. Бию һәм музыка матурлыгы катнашучыларга һәм тамашачыларга бик ошады. Барысы да приютта тәрбияләнүче балаларның талантына һәм сәләтле булуына сокландылар.

Мондый чараларда катнашу балаларда эмоциональ эз калдыра, нечкә эстетик зәвык тәрбияли, яшь буынны гармонияле тәрбияләүдә мөһим роль уйный, рухи-әхлакый тәрбияне арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International