ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

 " Берёзка " инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү буенча коммерцияле булмаган оешма (АНОСЛОВ) рәисе Ильясов Марат Мөдәрис улы даими кунак. Ай саен ул социаль хезмәт алучыларны үз тарихы белән үз-үзен җиңүгә этәрә. Әмма бу юлы без традициядән читләштек, 2019 елның 11нче ноябрендә безнең социаль хезмәт алучылар Марат Мөдәрис улында, аның «Мин булдырам»үзәгендә, кунакта булдылар.

«Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Тулпар» зоопаркында экскурсиядә булдылар.

12 ноябрьдә «Гнездышко» приютында тәрбияләнүче балалар «Финанс грамотасы» көне кысаларында Россия Саклык банкының офисында булдылар.

2019 елның 12 ноябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатында тәрбияче Фазлиева Л.Х. тәрбияләнүчеләр белән берлектә  файдалы сәяхәт оештырды.


11
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Россия хәрби тарихының истәлекле даталары кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина, 8 нче санлы социаль участогында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 10 балигъ булмаган бала өчен «Беренче бөтендөнья сугышы ахыры» темасына төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: Беренче бөтендөнья сугышының сәбәпләре һәм вакыйгалары белән таныштыру.

2019 елның   ноябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Кошлар белән танышу” дигән темага дидактик уен  үткәрелде.

2019 елның 11 ноябрендә «Гнездышко» приютына Казан федераль университетының студентлары килделәр һәм өлкән төркем балалары өчен квест-уен үткәрделәр.

“Забота” үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә,  өстәл уеннары буенча ачык турнирлар дәвам итә. Бүген Джакколо, Шаффлборту, Новус буенча ярышлар узды.

"Изгелек"  инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ТАССРның 100 еллыгын һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында “Чишмә” Халыклар дуслыгы йортының  “Җаухар” татар фольклор ансамбле концерты булып узды.

Россия полицейскийлары 10 ноябрьдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен — Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәләр. Бу көнне, безнең приютта, Икшермә авыл җирлеге полиция участок инспекторы Сәхәбиев Алмаз Альберт улы белән очрашу булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International