“Забота” үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә, өстәл уеннары буенча ачык турнирлар дәвам итә. Бүген Джакколо, Шаффлборту, Новус буенча ярышлар узды. "Кем җиңде, кем җиңелде, ансысы мөһим түгел, бу уеннар белэн һәркем файдалана алуы мөһим, уеннар махсус әзерлек таләп итми, ә нинди күтәренкелек аласың", - диде СРО мөдире Наталья Кекишева. Ул барысын да җиңүләре белән котлады һәм призлы урыннар өчен дипломнар тапшырды. Шулай ук үзгәрешсез хөкемдарларга Хафизова Рамилгэ, Хәсәнова Миләүшәгэ, Әхтәмова Гөлнарага да рәхмәт сүзләрен җиткерде.