2019 елның ноябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Кошлар белән танышу” дигән темага дидактик уен үткәрелде.
Уеның максаты булып балаларны кошлар белән, аларның төзелеше, үзенчәлекләре белән таныштыру торды. Уен әңгәмә белән башланып китте, кошлар турында, аларның физиологик төзелеше, үзенчәлекләре, төрлелекләре турында мәгълүматлар бирелде. Алар турында аайгырту, кыш көнеҗимлекләр ясау, җимнәр бирү турында сөйләштеләр.
Уен азагында дидактик уеннар аша белемнәрен ныгыттылар. Дөрес җавапларны бүләкләделәр. Чарада 10 бала катнашты.