2019 елның 11 ноябрендә «Гнездышко» приютына Казан федераль университетының студентлары килделәр һәм өлкән төркем балалары өчен квест-уен үткәрделәр. Балалар өч төркемгә бүленеп, станцияләр буйлап йөрделәр. Төрле табышмаклар чиштеләр, каршылыклар аша үтеп, пантомимода катнаштылар.
Кече төркем балалары өчен кунаклар аквагрим һәм Әкият инсценировкасын әзерләделәр. Балалар рәхәтләнеп дустанә атмосфера тудыра алган студентлар белән аралаштылар.